Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсендә эш сәфәрендә. Милли шура рәисе Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән очрашып Федераль Сабан туен уздыру турында килешү төзеде.
Бүген ул Колыванск раонында урнашкан чад татарларының Йорт-Ора авылындагы мәдәни-тарихи милли музей комплексы белән танышты.

Йорт — Ора авылы музей комплексы концепциясе буенча туристлар музейдан кала чад татарларының көнкүреше белән таныша ала, Обь елгасында һәм Киндер — Кул күлендә балык тотып, атларга атланып йөрү мөмкинлеге булдырылган; агачны уеп ясалган көймәне ничек ясауларын күрә ала.
Йорт — Ора авылы күптән түгел археологик һәйкәл буларак танылды. Анда Себер татарлары VIII гасырдан башлап яшәгән борынгы шәһәр урынында урнашкан. Бу урын Новосибирск өлкәсендә тарихи, этнографик һәм археологик яктан мәдәни мирасларның бергә тупланган урын буларак билгеле. Әлеге авылда элек-электән килгән Себер татарлары – чадлар яшәгән. Этнос XVI гасырдан Новосибирск Обь буенда формалашкан.
Шунысын ди искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсенә 2018 елның февраль аенда кылган эшлекле сәфәре барышында Новосибирск
Белешмә: Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә.







