tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Новосибирск губернаторы белән өлкә татарларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләште
Васил Шәйхразиев Новосибирск губернаторы белән өлкә татарларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

Васил Шәйхразиев Новосибирск губернаторы белән өлкә татарларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән очрашты. Искәртеп узабыз, Татарстан делегациясе ике көнлек эш визиты белән Новосибирск өлкәсендә.

Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде, губернатор мәсьәләне уңай хәл итү өчен күрсәтмәләр бирде. Шулай ук мохтарият әгъзалары күтәреп чыккан Чад татарларының тарихын өйрәнү һәм үзәк булдыру, турындагы инициативалар, шулай ук Новосибирскидан 65 км ераклыкта урнашкан Чад татарларының Йорт-Ора авылын этно-мәдәни һәм туристик үзәк хәленә китерү мәсьәләләре каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*