tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV республикакүләм Ризаэддин Фәхретдин укулары
XV республикакүләм Ризаэддин Фәхретдин укулары

XV республикакүләм Ризаэддин Фәхретдин укулары

Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясендә XV республикакүләм Ризаэддин Фәхретдин укулары үтте. Укуларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы тантаналы рәвештә ачып җибәрде.  Бәйгедә 26 районнан 160 мәгариф хезмәткәре катнашты. Икенче турда 60 укытучы һәм тәрбияче чыгыш ясады.

Барлыгы 4 секция эшләде:

«Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк» секциясен филология фәннәре кандидаты, Татарстан фәннәр академиясенең  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире  Хисамов Олег Ришат улы, Татарстан фәннәр академиясенең  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гомәров Илһам Госман улы,  Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы  җитәкләде.

«Ризаэддин Фәхретдин  мирасы һәм хәзерге заман» секциясендә Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, Россия фәннәр академиясенең федераль фәнни үзәге аерым тармагындагы Механика һәм машина төзелеше институтының кече фәнни хезмәткәре Талипова Айгөл Әнвәр кызы эшләде.

«Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас» секциясен  татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Моратов Газинур Васикъ улы,  «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы  алып барды.

«Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез» секциясенә Татарстан китап нәшрияты баш мәхәррире, татар шагыйре, журналист, галим Шәехов Ленар Миңнемөһим улы, татар шагыйре, Татарстанның Язучылар берлге әгъзасы Сәлахов Рифат Гали улы,  «Татарстан Республикасы Зеленодол  муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры Сәйфетдинов Рөстәм Равил улы, «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы 5 нче гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Гатауллин Радик Равил улы бәя бирде.

Секцияләрнең эш барышында ясаган чыгышларның фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшнең максаты дөрес билгеләнүе, ышандырырлык дәлилләнгән нәтиҗәләр ясалуы, шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таянган булуы исәпкә алынды.

Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы, укытучылар, тәрбиячеләр тарафыннан системалы рәвештә уку һәм тәрбия процессында кулланылуы тагын бер мәртәбә ассызыкланды. Галимнәр фәнни – эзләнү эшләренә югары бәя бирделәр. Мәгърифәтче, галим, педагог Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә бәя биреп бетермәслек алтын хәзинә.

“Ак калфак” оешмасы материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*