tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әхмәт Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты
Милли Шура рәисе Әхмәт Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты

Милли Шура рәисе Әхмәт Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге белән танышты

Бүген Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев, Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һ. б.мәртәбәле кунаклар Әхмәт Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәгендә булды.

Әлеге татар үзәге 2014 елда Касыйм мәдрәсәсенең элеккеге бинасында ачылган иде. Бүген биредә татар халкының күренекле шәхесләре, тарихы, мәдәнияте һәм сәнгатенә кагылышлы көнкүреш әйберләре, музыка кораллары һәм пластинкалар, китаплар һәм фотографияләр, милли халык киемнәре тәкъдим ителгән экспозиция эшли. Моннан тыш, үзәктә гарәп графикасында язу буенча мастер-класс та узып була.

Кунакларга үзәк буенча экскурсияне Рязань өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ильдар Бикуев уздырды.

Татар мәдәният һәм сәнгать үзәгендә экспонатлар дүрт залда урнаштырылган. Беренче залда борынгы предметлар: халкыбызның милли киемнәре, музыкаль инструментлар бар. Икенче залда  XX гасыр башындагы фоторәсемнәр һәм документлар, полиграфик продукция, Касыйм татарларының күренекле вәкилләре турында сөйләүче мәгълүмати күргәзмә стендлары. Өченче зал туган якны өйрәнүгә, Касыйм шәһәрнең Мактаулы гражданины Әхмәт Ишимбаевка, дүртенче зал күренекле Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышланган.

Белешмә өчен:
Әхмәт Ишимбаев (1906-1998) – Бөек ватан сугышы ветераны, Касыйм шәһәренең Мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче. Әхмәт Ишимбаевның хезмәтләре «Касыйм: шәһәр һәм кеше» туган як тарихын өйрәнү дәреслегендә дә урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*