tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Касыйм шәһәрендә Сөембикә исемендәге скверны карады
Васил Шәйхразиев Касыйм шәһәрендә  Сөембикә исемендәге скверны карады

Васил Шәйхразиев Касыйм шәһәрендә Сөембикә исемендәге скверны карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә. Бүген ул Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстаннан килгән делегация белән берлектә Сөембикә һәйкәле урнашкан скверда булды.

Иртәгә, 10 июнь көнне, биредә скверның үзәк өлешендә урнашкан Сөембикә һәйкәлен ачу тантанасы булачак.  Сөембикә – Казан дәүләтенең беренче һәм бердәнбер ханбикәсе.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка шәрәфле кунаклар катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*