tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразыев Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәлен ачу тантанасында катнашачак
Бүген Васил Шәйхразыев Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәлен ачу тантанасында катнашачак

Бүген Васил Шәйхразыев Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәлен ачу тантанасында катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Рязань өлкәсенең Касимов шәһәренә килде. Бүген биредә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы  уза.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка шәрәфле кунаклар катнашачак.

Чара Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу, Касыйм шәһәренең 870 еллыгына, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан оештырыла. Биредә Хан мәчетендә бәйрәм җомга намазы, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм концерты, юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*