tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы кызлары Казанда җиңү яулады
Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы кызлары Казанда җиңү яулады

Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы кызлары Казанда җиңү яулады

Иҗтимагый хәрәкәт

Безнең Диляралар –  олимпиада призерлары

3-6 июнь көннәрендә Казанда  рус теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада гөрләп узды. Анда илебезнең 14 субъектыннан, Казахстан Республикасыннан ике йөздән артык укучы катнашты. Шулар арасында Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы татар авыллары  мәктәпләре укучылары да бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады, ә Диләрә Атауллина (Сафаҗай) һәм Диләрә Гыйльманова (Петрякс) үз яшь төркемнәрендә призерлар сафына керде. Укучыларны җитәкләп барган Сафаҗай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Зарипова бу хакта үз хис-тойгылары белән уртаклашты.

– Рус теле яисә Пушкин көнен бәйрәм итү кысаларында һәм  мәктәпләрдә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максаты белән  оештырылган Халыкара олимпиада биремнәрен балалар язма һәм теоретик турда башкарды, ә эшләрне компетентлы жюри бәяләде.

Моннан тыш, кызыклы мәдәни программа да оештырылган иде. Без шәһәр буйлап экскурсия кылып, аның матурлыгына тагын бер кабат сокландык, Свияжск утравындагы тарихи музейны карадык, Казан Кремлендә булып, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете белән таныштык, Александр Пушкин исеме белән бәйле истәлекле урыннарда булдык. Экскурсоводларыбыз да үз эшләренең чын осталары иде, һәр нәрсәне җентекләп сөйләде. Ә инде Кәрим Тинчурин исемендәге легендар театрда комедия карау – күңелебездә әле озак сакланыр, чөнки кайбер балаларның бирегә тәүге тапкыр килүе иде бу.

Музыкаль чыгышлар, бүләкләүләр белән үрелеп барган йомгаклау тантанасы югары дәрәҗәдә, рәсми түрәләр катнашында узды, шулар арасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин да бар иде.

Кыскасы, бәйгедән тыш, рәхәтләнеп ял иттек, үзебез өчен бик күп яңалыклар ачтык. Без олимпиадага түгел, ә кунакка барган сыман үзебезне хис иттек – вокзалдан ук каршы алып-озаттылар, һәркайсыбызны аерым, барлык уңайлыклары булган бүлмәләрдә урнаштырдылар, сый-хөрмәт күрсәттеләр.

Шушы күңелле сәфәрне оештырырга үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Казанлыларның кунакчыллыгына сокланып кайттык, алардан үрнәк алып яшисе һәм эшлисе кирәк, – диде Зөлфия ханым.

Без аны һәм Диляраларны призерлар сафына керүләре белән котлыйбыз, тагын да олы җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*