tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Шагыйрьләр урамы» шигърият бәйрәме узачак
Милли китапханәдә  «Шагыйрьләр урамы» шигърият бәйрәме узачак

Милли китапханәдә «Шагыйрьләр урамы» шигърият бәйрәме узачак

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» – яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра.

16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре белән Милли китапханәдә очрашу мөмкинлеге бар. Кичә Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

Очрашу урыны: Милли китапханәнең җәйге террасасы. Вакыты: 18.00 сәгатьтә.

Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып барырга вәгъдә итте. Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.

Катнашалар: Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*