tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә килде
Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә килде

Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә килде

Бүген эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсенә килде.

Аны аэропортта Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кузбасс Хөкүмәте рәисе Илья Середюк һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Кемерово өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Таһир Бикчәнтәев каршы алды.

Биредә ул Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Утырышта 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк. Шулай ук IV Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*