tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар
Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар

Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар

4 февральдә Халыклар дуслыгы йортында орчык өмәсенә багышланган «Тәгәри китте йомгагым, әйләнәдер орчыгым» дип аталган тамаша үтте.Чараны «Дуслык» оеш­ма­сы, «Әлфия Сөләйманова» студиясе, «Болгар мирасы» фонды һәм «Заман» ба­ла­лар фольклор ансамбле яр­дә­мендә «Самарбикә» ха­тын-кыз­лар берләшмәсе әзер­лә­гән иде.

Орчык өмәсе – әни-әби­ләрдән мирас булып калган борынгы йола. Ул – кыр эшләре тәмамлангач, кышкы озын кичләрдә эшләнә торган эш. Билгеләнгән көн­гә хуҗабикә, сарык йонна­рын җыештырып, коймак-пәрәмәчләрен өлгертеп, кән­фит-шикәрләрен әзерләп куя. Өмәгә дус-ишләре, туган-ту­мачалары, кодагыйлары чакырыла. Берәүләре йон яза, икенчеләре эрли, өченчеләре йомгакка чорный, ә кемдер инде оекбаш та бәйли башлаган. Эшне уен-көлке, җыр-моң белән аралаштырып, кү­ңелләренә ял алганнар. Эш беткәч, хуҗабикә өмәчеләрне өстәл янына чакырып сыйлаган.

Хәзер заманалар үзгәрде, бу йоланы балалар гына тү­гел, ата-аналары белмәсә дә гаеп түгел. Машина эрләп, бу­яп биргән аллы-гөлле оекбаш, бияләй, башлык һәм шарфларны кибеттән сатып алу ансат бит ул…

– Без, “Самарбикә” оеш­масы әгъзалары, халкы­быз­­ның онытылып барган го­­реф-гадәтләрен, йола-бәй­­рәм­­нә­рен барлап, яшь бу­­ын­нарга җиткерү, әби-ба­ба­­ларыбыз ми­расын сак­лау мак­сатын алдыбызга куй­дык. Бүгенге те­атраль­ләш­те­­релгән күренешебезне беренче адымыбыз итеп кабул итегез, – дип башлады чараны оешмага нигез салучы Зөлфия Таштабанова. Аның сүзләрен куәтләп, профессор Наилә Таһирова туган телебезне белү мөһимлеген, мә­дәни мирасыбызны саклау ки­рәклеген исебезгә төшереп үтте.

Тамаша Самараның “Ветераннар йорты” каршында эшләп килүче “Дебют” те­атрының үзешчән артис­ты Юныс Рәфыйков (ху­җа ролендә)  башкаруында­гы “Олы юлның тузаны” җы­ры бе­лән башланып китте. Авыл өенә ошатып бизәлгән сәх­нәдә борынгы сандык, йөз еллык эрләгеч, милли ки­емнәргә киенгән фольк­лор­чылар, талгын гына агылган милли моң тамашачыларны үткән заманнарга алып кереп китте. Өмәчеләр дә озак көттермәделәр, җыр­лый-җырлый сәхнәгә килеп керделәр. Кодагый ролен Ульян өлкәсе, Мәләкәс районы, Мөси авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, татар теле укы­тучысы, милли гореф-га­дәтләребезне бик әйбәт бе­лүче, искиткеч матур тавышлы Гөлнәфис ханым Сә­ха­бетдинова башкарды. Аның чыгышы тамашага бертөрле җанлылык һәм энергия өстәп җибәрде. Хуҗабикә ролендә – Зөлфия Таштабанова, ә дуслары ролендә – шәҗәрәләр төзүче, борынгы көнкүреш кирәк-яракларын җыючы, талантлы рәссам һәм язучы Тәслимә Мостафина һәм Ха­лыклар дуслыгы этнопар­кындагы “Татар йорты” экскурсоводы, заманында “Ялкынлы яшьлек” ансам­бле артисты булган Асия Әх­мәтова да милләтебезнең ми­расы сагында торучылар борынгы йолаларыбызны, гореф-га­дәт­ләребезне үз күзләре бе­лән күргән, бө­тен неч­кә­лек­ләрен белгән ке­шеләр алар.

Орчык өмәсе тамашачыларны йон эрләү, орчык ясау серләре белән таныштырды, җыр-биюләр милли уеннар, мәкаль-әйтемнәр белән үрелеп барды. Чараның музыкаль өлеше виртуоз гармунчы Мидхәт абый Әми­нов җаваплылыгында иде. Вәсимә Фәрдиева җи­тәк­че­ле­гендәге “Заман” фольклор ансамбле балалары да кичәнең үзенчәлекле бер бизәге булдылар. Шулай ук күренештә Зөлфия Таш­табанованың улы Әмир, энекәшләре Айдар Булатов, Илдар Бәхтиев һәм Са­ма­раның “Ветераннар йорты” каршында эшләп килүче “Дебют” театрының үзешчән артисты Идрис Рә­фый­ков та катнаштылар.

Кыскасы, бу җылы, эч­тәлекле һәм файдалы кичә тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килде. Ахырда  кунаклар оеш­тыручыларга зур рәх­мәт­ләрен әйттеләр, мондый ча­раларны кабатларга ки­рәк, дигән теләктә калды­лар. Өйләренә таралышырга ашык­маган кунаклар ис­тә­леккә фотога төштеләр һәм аралашуны чәй өстәле артында дәвам иттеләр.

Эльмира Сәйфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*