tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәсел җепләрен барлыйк
Нәсел җепләрен барлыйк

Нәсел җепләрен барлыйк

Үткәнеңне белми торып, киләчәкне төзеп булмый. Элек-электән халкыбыз җиде буын ата-бабасын, нәселен белергә, өйрәнергә омтылган, нәсел агачын төзүне һәркем үзенең бурычы итеп санаган.

Буыннар арасындагы элемтәне саклап калу максатында шәҗәрә бәйрәмнәре бүгенге көннәрдә дә үткәрелә. Күптән түгел Иске Усман авылы социаль реабилитация булегендә дә “Нәсел җепләрен барлыйк” дип исемләнгән бик матур чара узды.

Авыл осталарының кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Кунаклар игътибарына чигелгән сөлгеләр, ыргак белән бәйләнгән кофталар, шәлләр, урындык-диван япмалары тәкъдим ителгән иде. Авылдашларыбыз Сания апай, Гөлшат апай   һәм башкаларның күңел җылысын, күз нурын салып башкарган эшләре — татар хатын-кызларының искиткеч югары зәвыкка ия булуларының ачык чагылышы.

“Шәҗәрә — ыру тарихы” дигән  күргәзмәдә авылыбыз тарихына багышланган альбомнар, узган елларда үткәрелгән нәсел агачлары куелды.

Авылыбыз үзенең  үрнәк булырлык, җитеш, мул тормышта яшәүче күркәм гаиләләре белән дан тота. Кичәнең төп өлешендә Ирек һәм Әфидә Шатдиновларның, Фәрит һәм Гөлсинә Гыйләҗевларның, Марат һәм Фидания Нурутдиновларның, Зәкиулла һәм Фәйрузә Гиниятуллиннарның, Минәхсән һәм Гөлшат Кәримовларның, Минәсхәт һәм Рима Нуретдиновларның   нәсел җепләре барланды. Алар иң элек нәселләренең фамилиясе, исемнәренең мәгънәсе белән таныштырдылар, матур истәлекләр бик күп булды.

«Шәҗәрә агачын төзүнең максаты нәселдән күренекле кешеләр эзләү, бабаларыбыз яшәгән еллар чиген генә күрсәтү түгел, ә нәселне нәсел иткән күркәм кешелеклелек сыйфатларын да барлау, балаларыбызга мирас итү, минемчә”. Бу сүзләр белән чарада катнашучының һәркайсысы килешкәненә иманым камил.

Изге ниятләр эшләргә җыйган чара бер тында узып та китте.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*