tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат” учреждениесе белән уртак проектлар планлаштырыла
Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат” учреждениесе белән уртак проектлар планлаштырыла

Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат” учреждениесе белән уртак проектлар планлаштырыла

8 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат” муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә булды.

Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин белән  Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры, Яр Чаллы шәһәренең «Ак калфак» җирле берләшмәсе рәисе Фирдүсә Әюпова белән очраштылар. Очрашу вакытында киләчәктә төбәкара хезмәттәшлекне булдыру үзәге, баларны кабул итү һәм уртак проектлар турында сөйләшүләр булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*