tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кировск шәһәрендә Гыйльфан Батаршин истәлегенә туфрак салынган капсуланы тапшырды
Милли Шура рәисе Кировск шәһәрендә Гыйльфан Батаршин истәлегенә туфрак салынган капсуланы тапшырды

Милли Шура рәисе Кировск шәһәрендә Гыйльфан Батаршин истәлегенә туфрак салынган капсуланы тапшырды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Луганск Халык Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Киләсе тукталыш – Кировск шәһәре. Әлеге шәһәр Советлар Союзы Герое Батаршин Гыйльфан Әбүбәкер улының туган җире.

Биредә кунаклар тарафыннан “Җиңүче-сугышчыларга” һәйкәленә һәм мәңгелек утына Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, солдатлар истәлегенә чәчәкләр салынды.

Аннары Татарстан делегациясе шәһәр музеена юл тотты. Кировск шәһәре музеенда кунакларны бик җылы каршы алдылар.

Владивосток, Казан, Кировск шәһәрләреннән Советлар Союзы Герое Батаршин Гыйльфан Әбүбәкер улының истәлекле урыннарыннан алынган туфрак салынган капсуланы тапшыру тантанасы да биредә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*