Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсендә. Биредә ул Коншак гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Дәүләт программасы нигезендә, Коншак районы сәнгать коллективларына, бигрәк тә балалар ансамбльләренә милли костюмнар тектереп бүләк итте. Коншак мәктәбендә узган очрашуда кунакларны яңа милли киемнәрдә каршы алдылар. Әлеге костюмнар, татар мәдәниятенең үзенчәлеген ассызыклап кына калмыйча, бинада бәйрәм рухын да тудырды.
Очрашу азагында Васил Шәйхразыев мәктәпкә күренекле татар шәхесләре сурәтләнгән китаплар һәм плакатлар бүләк итте. Бу материаллар, һичшиксез, укучыларда туган телгә һәм мәдәниятка кызыксыну уяту өчен файдалы булачак.