Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Шәхес» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе нәтиҗәләре буенча очрашу узды
«Шәхес» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе нәтиҗәләре буенча очрашу узды

«Шәхес» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе нәтиҗәләре буенча очрашу узды

Бүген, 1 ноябрь, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елына багышланган Бөтенроссия «Шәхес» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңүче укытучылар һәм тәрбиячеләр белән онлайн-очрашу узды.

Бәйге 2024 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәрелде.

Очрашу барышында беренче урынга лаек булган  Руслан Есенбаев (Әстерхан өлкәсе) бәйгене оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм татар теле бары тик түгәрәк буларак укытылган төбәкләрдә укытучылар өчен шундый бәйгеләрнең мөһимлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*