
Сәфәр кысаларында ул Казахстанның Астана шәһәрендә “Халыклар дуслыгы йорты”нда булды. Аны моннан ике көн элек Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үзе ачкан . Әлеге бинада «Таң» татар үзәге урнашкан. Үзәк эшчәнлегендә 500 ләп татар актив катнаша.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Таң” оешмасының эшчәнлеге белән танышканнан соң, Казахстанда яшәүче милләттәшләребезгә уңышлар теләде. Яңа үзәкне ул үрнәк өлгесе буларак билгеләде һәм милләттәшләребез яшәгән һәр җирдә дә шундый үзәкләр булырга тиешлеге турында әйтте.