tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Таң” үзәге турында: “Һәр җирдә милләттәшләребез шундый шартларда эшләргә тиеш”
Милли Шура рәисе “Таң” үзәге турында: “Һәр җирдә милләттәшләребез шундый шартларда эшләргә тиеш”

Милли Шура рәисе “Таң” үзәге турында: “Һәр җирдә милләттәшләребез шундый шартларда эшләргә тиеш”

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев эш сәфәре белән Казахстанда.

Сәфәр кысаларында ул Казахстанның Астана шәһәрендә “Халыклар дуслыгы йорты”нда булды. Аны моннан ике көн элек Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үзе ачкан . Әлеге бинада «Таң» татар үзәге урнашкан. Үзәк эшчәнлегендә 500 ләп татар актив катнаша.

Рафыйкъ Вәлиев җитәкләгән оешма каршында инде биш ел дәвамында “Дуслык” һәм  “Ялкын” ансамбльләре эшләп килә. Алар Казахстанда үтә торган чараларда еш чыгыш ясый. “Ялкын” кызлар ансамбленә йөрүче кызлар “Татар кызы” бәйгеләрендә дә җиңүчеләр. Бүгенге очрашуда ансамбль җырчылары Казаннан килгән кунаклар алдында чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Таң” оешмасының эшчәнлеге белән танышканнан соң, Казахстанда яшәүче милләттәшләребезгә уңышлар теләде. Яңа үзәкне ул үрнәк өлгесе буларак билгеләде  һәм милләттәшләребез яшәгән һәр җирдә дә шундый үзәкләр булырга тиешлеге турында әйтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*