Бүген, 27 августта, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов белән очрашты.
Җитәкчеләр үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук Тверь шәһәрендә Үзәк федераль округының татар иҗтимагый берләшмәләре активы һәм җитәкчеләре округ утырышын уздыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.