tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Яхинның кулъязма ноталары беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде
Рөстәм Яхинның кулъязма ноталары беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Рөстәм Яхинның кулъязма ноталары беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Татарстанның Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның кулъязма ноталары Милли музейда күргәзмәгә куелды. Киң җәмәгатьчелеккә ул беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Композиторның 1972 елда иҗат ителгән «КамАЗ» увертюрасы кулъязмасын Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова тапшырган. Ул шулай ук композиторның үзе исән вакытта чыккан китапларын да биргән. «Бу мирас әтием — Шамил Низаметдинов китапханәсендә иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Эльвира ханым.

Моннан тыш, Милли музейда дөнья халыкларының традицион һәм һөнәри музыка уен кораллары тәкъдим ителде. Биредә тынлы, үзлектән яңгыраган, кыллы, мембраналы коралларны күрергә мөмкин.

«Күпчелек экспонатлар Салих Сәйдәшев музееннан алынды, чөнки ул ремонтка ябык. Күргәзмә Сәйдәш музеендагы экспонатларны күрү өчен зур форсат. Биредә Казан джаз мәктәбенә нигез салган Виктор Деринг костюмы, Германиядә эшләнгән цитра кыллы уен коралы, Нәҗип Җиһанов думбрасы, Фәйзулла Туишевның гармоникасы тәкъдим ителә», — ди музейның фәнни-экспозиция бүлегенең фәнни хезмәткәре Анастасия Мокрополова.

Витринада музыкант һәм композиторларның шәхси әйберләр төп урын алып тора. Виртуоз-гармунчы Фәйзулла Туишев җыйган гармоникалар, Иттаки Халитов скрипкасы, ТАССР Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Натан Рахлинның да шәхси әйберләрен күрергә мөмкин.

«Дөньядагы иң борынгы коралларнын берсе — озынча ачык татар курайлары җыелмасы игътибарны жәлеп итә. Дөнья халыклары кыллы музыка уен кораллары арасында — корпусы кабактан ясалган һәм сөякләр белән бизәлгән hиндстан ситары, ялтыравыклар белән бизәлгән Мисыр лютнясы (уд), орнаментлар белән бизәлгән кытай курае бар», — диде Анастасия Мокрополова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*