tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби Сабантуйның җиңүчесе билгеле булды
Әдәби Сабантуйның җиңүчесе билгеле булды

Әдәби Сабантуйның җиңүчесе билгеле булды

Арчада узган Әдәби Сабан туенда Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова беренче урын алды.

«Мин җиңәргә тиеш идем. Чөнки ныклап әзерләндем, бүгенге көнне күптән көттем. Әдәби марафонга шигыремне соңгы көндә генә җибәргән идем. Бәйгегә үтүче 24 кеше арасына кердем. Бик бәхетлемен», — дип уртаклашты җиңүче «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Икенче урынны тумышы белән Кама тамагыннан булган Нурзанә Хөсәенова, өченчене — Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды.

Әдәби Сабан туенда 24 катнашучы көч сынашты. Моңа кадәр алар Әдәби көрәш марафонында онлайн форматта катнашып, иллегә якын кеше арасында җиңгән иде.

Әдәби көрәшнең финалында катнашучыларга үзләренең туган якларындагы күренекле шагыйрь һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында өч минут эчендә сөйләргә кирәк булды.

Әдәби Сабан туеның абсолют батырын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*