tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөбәдия ашарга – Яңа Фәйзуллага
Гөбәдия ашарга – Яңа Фәйзуллага

Гөбәдия ашарга – Яңа Фәйзуллага

Самара өлкәсендә татарлар – сан ягыннан икенче урындагы халык. Аларның күбесе шәһәрләрдә төпләнгән, әмма милләттәшләребез күпләп яшәгән урыннар да бар, һәм без шунда юл тоттык та. Татарстан Нурлаты күршесендәге Кошки районы Яңа Фәйзулла авылына.

БИЮЛӘР ҺӘМ КУЛ ЭШЛӘРЕ ТУРЫНДА

Бер кыз татар биюен кабатлый. Нечкә кулларының нәфис хәрәкәте кошларның канат җилпүен хәтерләтә. Йөзендә җиңелчә елмаю. Башы бераз гына иелгән. Сары челтәр бизәк белән чигелгән яшел күлмәкле, башында калфак. Бию ахырында ике аяклап тыпырдау авылның бөтен мәдәният йортына кайтаваз булып тарала.

Бии-бии сулышы капкан кыз сәхнә баскычларыннан йөгереп төшә дә сорап куя:

– Йә ничек?

– Һәрвакыттагыча менә дигән! – дип кызның күңелен күтәреп җибәрә Мәдәният йорты директоры Лилия Имаметдинова.

– Таныш булыгыз: Айшә Дадашова. Самарадан кайткан кунагыбыз ул, – дип таныштыра Лилия кыз белән. – Һәм җәй буена безнең сезонлы хореографыбыз да.

Чыннан да, Айшә һәр җәй бирегә, авылга, әби-бабасы янына кунакка кайта. Һәм мондагы Мәдәният йортында милли биюләр куярга ярдәм итә.

Айшә Самара шәһәрендә яши һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле «Яктылык» мәктәбендә укый:

– Безнең хәтта «Мирас» этнографик музеебыз да бар. Татарларның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре турында күп нәрсәне без әнә шунда өйрәнәбез. Ә җәйге каникул алдыннан безнең мәктәптә татар шигырьләрен уку бәйгесе узды. Мин 1 нче дәрәҗә лауреат булдым, – дип елмая Айшә. – Минем өчен бу, нигездә, авыр булмады, чөнки өйдә татарча сөйләшәбез. Ә монда, авылда, әби‑бабай безнең белән туган телдә генә сөйләшә. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый, барысы да татар шигырьләрен, җырбиюләрен бик теләп өйрәнә. Ә бер үзбәк кызы хәтта бик күп татардан яхшырак итеп татарча сөйләшә.

Айшә Дадашова, Самарадан кайткан кунак

Айшә өчен бию дә үзенчәлекле тел булып тора:

– Мин, үз-үземне белгәннән бирле, һәрчак биедем. Татарча да, русча да, грузинча да… Гомумән, һәр халыкның биюендә башка милләтнекенә охшаган урыннар бар. Без үзүзебезгә бикләнеп яши алмыйбыз бит. Бию дә һәркемдә һич кабатланмас үзенчәлекле була алмый. Иң мөһиме: татар биюе барыбер читтән аерыла-таныла торган булып кала, әйтерсең, ул көнкүрешебезне һәм холык-фигылебезне сурәтләп бирә. Сүз уңаеннан, чигү дә шулай ук. Үзенчәлекле татар бизәкләре белән чигәргә дә мәктәптә өйрәттеләр. Татар чигүләрендә аерым бер төрле шатлык һәм җылылык бар. Безнең эшләр Самарадагы Халыклар дуслыгы йортында тикмәгә генә эленеп тормый. Анда килгән кунакларны чиккән сөлгеләргә татар бавырсагы, чәкчәк куеп каршы алабыз. Чит ил кешеләре милли чигешләргә дә, сыйнигъмәтләргә дә соклана. Мин дә татарга кагылышлы һәрнәрсәне бик яратам…

ГАДӘТ-ЙОЛАЛАР ТУРЫНДА

Яңа Фәйзулла халкы үз авылларын Яңа Җүрәй дип атый. Аның аша Нурлаттан Самара өлкәсенең Кошки район үзәгенә бара торган юл үтә. Йортлар каршында – шау чәчәкле гөлбакчалар.

– Безнең халык чисталык, пөхтәлек ярата, һәркемнең ишегалды һәм йорты балкып тора, – дип сөйли элек мәктәптә тарих фәне укыткан Рәйсә Тәрҗеманова. – Һәрвакыт шулай булды. Бала чактан ук хәтерлим, берәрсе йорт күтәрә башласа, бөтен авыл ярдәмгә килә иде. Кемдер бураны мүкли, кемдер бөтен эшчегә җитәрлек итеп чиләкләп ризык ташый. Аннан соң хатынкызлар хуҗабикәгә өйне юып чыгарга булыша. Өйдән җылылык бөркелсен, уңайлы булсын өчен, чүлмәге белән гөлләр алып киләләр, ситсы пәрдәләр, чигелгән сөлгеләр эләләр.

Яңа Фәйзуллада каз өмәсенә дә бергә җыела торган булганнар.

– Бездә зур елга да, чишмәләр дә юк, буа гына бар, шуңа күрә без каз йолкырга йорттан-йортка чиратлашып җыела, зур ит бәлеше пешерә идек, — дип дәвам итә әңгәмәдәшебез. – Ә бәрәңге утырту һәм алу, язын өй юу гомумән авыл бәйрәменә әверелә. Анда да бер йорттан икенчесенә күчеп йөри идек. Хуҗалар өмәчеләргә табын җәеп, мунча ягып тора. Хәзер дә мондый гадәт бар, әмма алай ук колачлы түгел. Кемгәдер балалары шәһәрдән җыелып кайта, кемгәдер дуслары яки күршеләре булыша. Әмма безнең авылда элеккечә үк үзара ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек һәм гореф-гадәтләр саклана. Дөрес, тел белү, татарча өйрәнүгә килгәндә, хәзер инде барысы да ул кадәр куанычлы түгел…

ЭШ ТУРЫНДА

Монда килгән чакта, Нурлат базарында ике әбине очраттык, чиләкләре туп-тулы, кара карлыган сатарга чыкканнар. Икесе дә Яңа Фәйзулланыкы икән. Юлда очраган машиналарга утырып килгәннәр.

– Бүген авылда нигездә өлкәннәр яши, – дип сөйләде алар. – Эшкә якын‑тирә авылкалаларга йөриләр, эшләргә теләгән кеше тик утырмый. Бездә фермерлар да бар… Хәер, нәрсә зарланып торырга инде, хәзер күп авылларда шулай. Яшьләр авылда яшәү теләге белән бик янып тормый.

МӘКТӘП ТУРЫНДА

Биредә мәктәп 2005 елда ябылган, чөнки бала саны нык кимегән. Хәзер сигез баланы җирлекнең үзәк авылына йөртәләр, тик программада татар теле юк. Шуңа күрә бөтен өмет – гаиләдә.

Авыл коесы – саф су чыганагы

Яңа Фәйзулла авылы мәчете

ТЕЛ ТУРЫНДА

– Чынбарлык шундый ки, бүгенге көндә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен карьера, яхшы хезмәт хакы, иминлек-муллык, белем алу кебек нәрсәләр һич тә татар теленә бәйле түгел, – ди Рәйсә Тәрҗеманова. – Ярый әле гаиләдә бөтен бала да татарча сөйләшә. Мәчет тә зур роль уйный. Безнең хәзрәтнең вәгазь һәм үгет-нәсихәтләре күп очракта туган телне саклау, өлкәннәрне һәм ата‑ананы хөрмәт итүгә кагыла. Диндар кеше ата-бабаларының телен югалтмый. Коръән сүрәләренең тәрҗемәләре бар, алар татар телендә. Ә гомумән алганда, яшерен-батырын түгел, балалар татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.

БОРЧЫГАН МӘСЬӘЛӘ ТУРЫНДА

Авылның тагын бер бик җитди проблемасын өйлә намазын уздырганнан соң безнең белән очрашкан Ислам хәзрәт Тәрҗеманов ачып салды:

– Элек татар авылларында гына түгел, бөтен җирдә төпчек ул әти‑әни янында кала иде. Кызганыч, бу гадәт хәзер бөтен җирдә дә сакланмый. Ата‑ана йортын ташлап китүчеләрне кайвакыт «качкыннар» дип битәрлисем килә. Гаиләдән бер генә ир бала булса да авылда калса, һәр йортта ким дигәндә бер гаилә яшәр иде!

Ә хәзер үз шәһәрләрегезгә карагыз – Мәскәү якын-тирәләр хисабына киңәя-зурая, Самара, Казан да шулай, хәер, бөтен зур шәһәр мегаполиска әйләнә. Ә авыллар? Монда тиздән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә кеше калмаячак бит. Икенче яктан, авылны үстерүкүтәрү өчен, әлбәттә, газ, су, инфраструктура гына җитеп бетми, болар барысы да бар инде. Эш кирәк. Бу мәсьәләдә ниндидер аныклык, дәүләтнең аңлаешлы, төгәл алгоритмы булмый торып, глобальләшү процессын һәм милли традицияләрнең югалуын туктата алмыйсың.

МИЛЛИ АШЛАР ТУРЫНДА

Самара татарлары да Татарстанда яшәүче милләттәшләре яраткан ризыкларны үз итә. Алар туклыклы, хуш исле, итле һәм бәрәңгеле булсын. Яңа Фәйзуллада зур ит бәлешен дә, кипкән җимешле бәлеш тә, өчпочмагын да, чәкчәк, бавырсагын да пешерәләр. Тик шунысы кызык: бу ашларның исемнәре аерыла. Безнең кыстыбый аларда – якмыш. Бездә кош теле, аларда – юка. Безнең бөккән аларда кәлҗемәгә әйләнә. Татарның татлы пироглары арасында Самара өлкәсендә гөбәдия көннән-көн популярлаша бара. Яңа Фәйзулла халкы тиздән гөбәдия модасы биредә җимешле һәм дөгеле кабак бәлешенең популярлыгын узып китәчәгенә ышана. Самара гөбәдиясе, чыннан да, телеңне йотарлык.

ТАТАРЛАР ТӨРЛЕ, ПРОБЛЕМАЛАРЫ – БЕР ҮК

Шулай да без, татарлар, – гаять кызыклы халык. Дөньяның барлык почмакларында да бик дустанә яшибез, яңа тормыш рәвешенә җиңел җайлашабыз, әмма шул ук вакытта үз гореф-гадәтләребез һәм мәдәниятебезне дә саклап калабыз. Самара өлкәсе татарлары өчен дә бүген урбанлашу, милли үзенчәлекләрнең юкка чыгуы кебек проблемалар көн үзәгендә, шуңа да карамастан, алар үзләренә кадерле, якын нәрсәләрне ничек тә саклап калырга тырыша…

Уртак тырышлык белән иске мәчетне дә тәртиптә тоталар.

Автор фотолары

Алсу Троицкая

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*