tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мочали авылы халкы кибетле булды
Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мочали авылы халкы кибетле булды

Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мочали авылы халкы кибетле булды

Коръән тыңлаган, дога барышында амин тотып, Аллаһы ризалыгы өчен булсын дип, Раббыбызга ялварган, аннары саф һавада хәләл ризыктан тамак ялгап, тәм-том белән чәй эчеп, матур концерт карап утырган искемочалилылар 21 августта туган авылларында яңа шәхси кибет ачу тантанасы шаһитлары булдылар. Әлеге  “Мочалей” кибетенең хуҗасы, мәскәүле Радик Зөфәр улы Зайров белдергәнчә: “Аваз салган, туып-үскән, канат катырган туган нигеземдә яшәүче газиз авылдашларыма бер үзенчәлекле ярдәм – сыйфатлы азык-төлек сайлау мөмкинлеге булсын өчен, бу кибетне ачарга карар кылдык”, – диде ул. Хәләл ризык белән генә сату итәчәк бу кибеттә, башкаларына караганда, ашамлык һәрвакыт яңа һәм берникадәр юньрәк булыр.

Шушы шатлыклы һәм тантаналы вакыйганы, гадәттәгечә, Зөфәр Ибраһим улының якын дусты – Татарстанның халык артисты Азат әфәнде Тимершәех алып барды. Ул беренче итеп сүзне Яңа һәм Иске Мочали авыллары имамнары Осман хәзрәт Бадяутдинов белән Равил хәзрәт Шамуковка бирде. Беренчесе бик эчтәлекле итеп матур вәгазь сөйләде, бу кибетнең булуы аеруча да район базарларына чыга алмаган авылдашлар өчен мөһим, диде. Равил хәзрәт Коръән укыганнан соң, догасын Осман хәзрәт кылды. Әлбәттә, Зөфәр абый да сүз тотты, авылдашларын җылы сәламләде, “яхшы гына ашап-эчеп, концерт карап, ял итегез, ә күңел-ниятегез булса, кичкә табан дискотека да эшләрбез”,  – диде үзенә генә хас булган шаярту белән.

Зөфәр абыйның шушы күтәренке кәефле ярым шаяруын дәвам итеп: “Зөфәр Ибраһимовичның Мочалига кайтартмаган артисты Казанда калмады инде, шуңа матур җырчыларны бу юлы Яр Чаллыдан алып кайтырга булдым”, – дип аңлатты Азат әфәнде һәм ирле-хатынлы Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновларны җырларга чакырды. Аннары баянчы, Буа егете Илнур Камалов белән таныштырды һәм аның көенә үзе дә бик матур гына җырлап җибәрде. Менә шушы артистлар алмаш-тилмәш тулы концерт программасы белән бер дигән чыгыш ясадылар. Матур моң ике авылга да тарала башлагач, яңа кибет алдында автомобильләрнең дә, тамашачыларның да саны гел артып торды. Кибеттән үзеннән дә кеше өзелмәде. Аларга анда көлеп кенә җитез хәрәкәтле мөлаем Гөлнара ханым Халилуллина хезмәт күрсәтте.

Бу яңа ачылган сату ноктасы Мочали халкының иң яраткан, теләп йөргән кибетләренә әверелсен иде.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*