tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре белем туплый
Татар яшьләре белем туплый

Татар яшьләре белем туплый

Бүген Татарстан башкаласында Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән һәм 5 чит илдән татар яшьләре активы җыелды. Җыелуның максаты – Бөтендөнья татар яшьләре форумының киңәйтелгән утырышында катнашу. Оешманың Уставында күрсәтелгәнчә, форум ике елга бер тапкыр җыела. Аннан алдагы форум 2018 елда үтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе Ленария Мөслимова сүзләренчә, белем туплау – форумның аерылгысыз өлеше булып тора, шуңа күрә киңәйтелгән утырыштан тыш, яшьләр өчен белем бирү программасы да каралган. “Программа заманада барган трендларга юнәлдерделгән — цифрлаштыру, медиа-продакшн һәм башка төрле бүгенге көн трендларын үз эченә ала“, – дип аңлатты Ленария Радик кызы.

Бүгенге форумның белем бирү өлеше Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты бинасында уза.

Форумда катнашучылар тарихчы Айрат Фәйзрахманов һәм сәясәт белгече Руслан Айсиннан “Татар тарихы турында 100 сорау” блиц-лекциясен тыңладылар. Журналист Рәдиф Кашапов бүгенге көн мәдәниятенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Көннең икенче яртысында коммерцияле булмаган «Альянс Франсез» оешмасы директоры Регина Богомазова белән әңгәмә көтелә. Спикер проектларга иганәчеләрне  табу юллары, бөтен дөнья буйлап челтәр төзү, тел курсларының иҗтимагый оешмага кешеләр җәлеп итү мөмкинлекләре һәм НКО өлкәсе нинди төп юнәлешләрдә үзгәрешләр кичерүен сөйләячәк.

Форум Шурасы әгъзалары өчен мәдәни программа да оештырылган. Кичен алар Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында Төбәкара татарча КВН лигасының “Әйдә ШаяРТ!” финал уеннарын караячак.

“Быел без “Әйдә ШаяРТ!” татарча КВН лигасы командасы белән Россиянең бөтен федераль округларны йөреп чыктык. Казанга бу уеннарның җиңүчеләре килде: Төмән, Екатеринбург, Әстерхан, Новосибирски, Мәскәү, Башкортстан һәм Татарстанның Актаныш районы командалары. Аларның берсе Казаннан КВН татар лигасы Касәсен алып китәчәк”, – диде Ленария Мөслимова.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*