Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!
Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихластан котлыйм! Бу көн – тәүге тапкыр беренче кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф балалары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп вә борчылып мәктәп бусагасына балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.
«Гыйлемнән зур хәзинә юк», – ди татар халык мәкале. Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы, белемгә тартылуы, китаплы булуы белән аерылып торган. “Белем алу – энә белән кое казу” дисәк тә, бүгенге көндә белем бирү һәм алу өчен барлык шартлар да тудырылган, укыту процессы яңа заманча җайланма-җиһазлар белән тәэмин ителгән, мәктәпләрдә интернет челтәре булдырылган, мәгариф тармагында үз фәненең осталары көч куя.
Кадерле укучылар, Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен.
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев