tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихластан котлыйм! Бу көн – тәүге тапкыр беренче кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф балалары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп вә борчылып мәктәп бусагасына балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

«Гыйлемнән зур хәзинә юк», –  ди татар халык мәкале. Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы, белемгә тартылуы, китаплы булуы белән аерылып торган. “Белем алу – энә белән кое казу” дисәк тә, бүгенге көндә белем бирү һәм алу өчен барлык шартлар да тудырылган, укыту процессы яңа заманча җайланма-җиһазлар белән тәэмин ителгән, мәктәпләрдә интернет челтәре булдырылган, мәгариф тармагында үз фәненең осталары көч куя.

Кадерле укучылар, Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*