Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Мордовиядә. Биредә “Авылым тавышлары” исемле Х Республика татар җыры фестивале уза. Ул шушы чарада катнаша.
Саранскида Милли Шура рәисен биредәге татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Шамил Давыдов һәм Мордовия Республикасы Башлыгы администрациясе җитәкчесе Андрей Богатов каршы алды.