tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 нче елда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Мордовиядә үткәреләчәк
2021 нче елда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Мордовиядә үткәреләчәк

2021 нче елда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Мордовиядә үткәреләчәк

Бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр кысаларында Мордовия Республикасы Башлыгы Владимир Волков белән очрашты.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү ике республика арасындагы багланышлар, Мордовиядәге татарлар һәм татар авыллары хакында барды. Биредә 43 мең милләттәшебез яши, шуның 23 меңнән артыгы авыл җирлекләрендә.

Әлеге республикада Сабан туе бик популяр. Анда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә актив катнаша.

2006 нчы елда Саранскида VI Федераль Сабантуй узган иде. 2021 нче елда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Ләмберә районының Аксөн авылында узачак. Әлеге авыл Саранскидан 10 км ераклыкта урнашкан. Озакламый оештыру комитеты да төзелергә тиеш. Оештыру комитетын Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе Владимир Сушков җитәкләячәк, урынбасары Васил Шәйхразиев булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*