Татарстан Республиксы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милл ишура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эш сәфәре белән Ырынбур өлкәсендә. Эшлекле сәфәр кысаларында ул Оренбург шәһәре үзәгендәге “Милли авыл” мәдәният комплексында урнашкан Татар музей-йорты һәм “Яңа Вакыт” газетасы редакциясе белән танышты.
Шулай ук ул Ырынбур өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Руслан Зәбиров белән очрашып, өлкәдәге халкыбызның яшәеше, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр турында мәгълүмат алды.