Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бу атнада Казанда Мәрҗани һәйкәле куелачак
Бу атнада Казанда Мәрҗани һәйкәле куелачак

Бу атнада Казанда Мәрҗани һәйкәле куелачак

Бу атнада, һава торышы уңай торса, Казанда мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл урнаштырылып бетәчәк. Ул башкаланың Мәрҗани урамында, шул ук исемдәге мәчет янәшәсендә булачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.
Бүген вице-премьер, һәйкәл куелу барышы белән танышу максатыннан, Казан хакимияте, министрлыклар, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында күчмә киңәшмә уздырган.

“Без Мәрҗани исемендәге сквер булдыру һәм аңа һәйкәл кую турында күптән хыялланып йөри идек. Казан хакимияте Мәрҗани мәчете янында, Кабан күле буенда зур гына урын бирде. Скверда инде зур эшләр эшләнгән. Һәйкәл әзерләнеп беткән. Хәзер постамент җыю бара. Бу атна азагына хәтле, әгәр безгә һава торышы мөмкинлек бирсә, без һәйкәлне постаментына урнаштырабыз”, – диде Милли Шура рәисе.
Вице-премьер сүзләренә караганда, эшләр 10 ноябрьгә тәмамланыр дип көтелә. Һәйкәлне рәсми рәвештә ачу сквер һәм яр буенда эшләр тәмамланганнан соң планлаштырылачак. “Һәйкәлне ачу бәйрәм рәвешенә оештырылачак, аны татар-мөселман бәйрәмендә зурлап ачарга исәп”, – диде ул.

Татар мәгърифәтчесе, галим Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы республикада рәсми рәвештә игълан ителгән иде. Ел дәвамында бу уңайдан фәнни, дини һәм мәдәни чаралар узды. Васил Шәйхразиев чараларның ноябрь-декабрь айларында да, 2019 елда да дәвам итәчәген әйтте.

Алсу Исмәгыйлева
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*