Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен әлеге темага багышланган семинар-укулар уза.
Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениедә эшләүче журналистлар өчен семинар – уку “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” исеме астында үтә.
Бүген, 28 ноябрьдә каләм әһелләре “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә, “Татар-информ” матбугат агентлыгы белән танышты.
Семинар программасы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, БТК комитет җитәкчеләре белән очрашу уза. Очрашуда татар дөньясында уртак мәгълүмат кырын булдыруда төп юнәлешләр турында сөйләшү бара.