tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” – Казанга Россиядәге каләм әһелләре җыела башлады
“Яңа заман шартларында татар журналистикасы” – Казанга Россиядәге каләм әһелләре җыела башлады

“Яңа заман шартларында татар журналистикасы” – Казанга Россиядәге каләм әһелләре җыела башлады

Бүген Татарстан башкаласында Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен әлеге темага багышланган семинар-укулар башлана. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” агентлыгы уздыра.

Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениедә эшләүче журналистлар өчен семинар – уку “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” исеме астында үтәчәк.

27-28 ноябрь көннәрендә Россия журналистлары
– “Заманча конвергент редакция булдыру”
– “Яңалыкны ничек җиткерергә. Социаль челтәрләр белән эшләү принциплары”,
– “Яңа заман шартларында басма матбугатны әзерләү” гә багышланган лекцияләр тыңлаячак.

Шулай ук “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә, “Татар-информ” матбугат агентлыгында, төрле редакцияләрдә остаханәләрдә катнашачак. “Шаян ТВ” балалар телеканалы белән танышачак.

Семинар программасы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, БТК комитет җитәкчеләре белән очрашу көтелә. Очрашуда татар дөньясында уртак мәгълүмат кырын булдыруда төп юнәлешләр турында сөйләшү уздыру планлаштырыла. Шулай ук татар журналистларыт “Татар халкының үсеш стратегиясе” темасына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*