Ульяновск шәһәрендә узган “Бизнес берләшмәләрнең татар эшмәкәрлеге тормышындагы роле” конференциясендә катнашучы делегатлар биредә оештырылган Ифтарга җыелды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
Ифтарга барлыгы 3 меңләп мөселман җыелды. Кунакларны өлкә губернаторы А.В. Русских сәламләде. Васил Шәйхразыев Рамазан аенда Ифтарларның милләттәшләребез яшәгән Россия төбәкләрендә дә быел актив оештырылуын, милли йолаларыбызны саклауга әһәмият бирелүен ассызыклады.