tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Татар эшмәкәрләре төбәкара съездында катнашты
Васил Шәйхразыев Татар эшмәкәрләре төбәкара съездында катнашты

Васил Шәйхразыев Татар эшмәкәрләре төбәкара съездында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләре төбәкара Съезды һәм «Сембер» клубының 20 еллыгы кысаларында «Татар бизнес берләшмәләренең татар эшмәкәрләре тормышында роле» конференциясе эшендә катнашты. Биредә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты.

Васил Шәйхразиев конференциягә җыелучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Конференцияне “Сембер йорты” ҖЧҖ президенты Фәрит Әюпов алып барды.  Шулай ук кунакларны «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов сәламләде.

Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре иҗтимагый оешмасы президенты Эльмира Алиакберова “Сембер” клубының 20 еллыгы һәм клуб эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.

Татар эшмәкәрләре тормышында татар бизнес-берләшмәләренең роле турындагы докладлар белән «Мозаика» ҖЧҖ рәисе Расих Гатауллин, «Татар бизнесменнары клубы» Мордва республика иҗтимагый оешмасы рәисе Гафур Абдрәшитов, «Болгар» милли хәйрия фонды идарәсе рәисе (Татарстан Республикасы) Фәрит Мифтахов, Түбән Новгород өлкәсе “Туган як” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов, Ижевск шәһәре шәһәр Думасы Рәисе Фәрит Гобәев, «Дуслык» ЯАҖ (Чувашия Республикасы) генераль директоры Киям Пахалов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*