tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ялта шәһәре хакимият башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Жанна Кислица белән очрашты
Милли Шура рәисе Ялта шәһәре хакимият башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Жанна Кислица белән очрашты

Милли Шура рәисе Ялта шәһәре хакимият башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Жанна Кислица белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Биредә Милли Шура рәисе Ялта шәһәре хакимият башлыгы  вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Жанна Кислица белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовның улы улы Геннадий Мәҗитов катнашты.

Киләсе елның мартында Кырымның Россиягә кушылуының 10 еллыгы.  Шулай ук аперель аенда Ялта шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел тула. Әлеге вакыйгаларны истә тотып, киләсе елда Советлар Союзы каһарманы Гали Әхмәт улы Мәҗитов истәлегенә бюст ачу планлаштырыла. Бюст Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Кырым Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән куелачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*