tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лар Сембер җирендә очрашты
“Ак калфак”лар Сембер җирендә очрашты

“Ак калфак”лар Сембер җирендә очрашты

Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Җир – яшәү чыганагы” дип исемләнгән күчмә утырышы узды. Әлеге чара Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде.

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә

Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән иллегә якын “Ак калфак”лы Ульяновск өлкәсенә сәфәрен Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетеннән башлады.

Димитровград татар автономиясе телебез, динебез үсешенә зур өлеш кертә, күпкырлы эшчәнлеге белән ил күләмендә дан тота. Менә егерме елга якын инде Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп эшләп килә. Әлеге мәктәпнең талантлы укучылары – төбәгебез горурлыгы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Гакыйль Сәгыйров белән Равил Шәфигуллин озак еллар биредә яшәп иҗат иттеләр.

Имам-хатыйб Ильяс хәзрәт Мухутдинов кунакларны бер гасырдан артык тарихы булган Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

“Аллаһы йортына өлкәннәр белән беррәттән яшьләр дә күпләп йөри. Аларга җомга вәгазьләрен ана телендә ирештерәбез. Йола бәйрәмнәре – никах туе, бәби чәе, килен токмачын уздыру өчен бездә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Җәй көне балалар өчен лагерь эшли. Анда шәкертләр дин нигезләрен, татар телен өйрәнәләр”,- диде Ильяс хәзрәт.

“Ак калфак”лылар Җәмигъ мәчете эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр. Ильяс хәзрәтнең мәчеттә дини һәм милли эшләрне бергә алып баруы күпләр өчен үрнәк булырлык, диде Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Димитровград татар хатын-кызлары лидеры Римма Афандеева кунакларны уңган хуҗабикәләрнең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды. Мәләкәс районы Мукшы Күле авылы мәчете имам-хатыйбы, Россиянең атказанган укытучысы Гимран хәзрәт Хисмәтулловның иҗат җимешләре – искиткеч матур шамаилләре бер генә гүзәл затны да битараф калдырмады. Хәтта Татарстанда да шамаилләрне шулай затлы, дөрес итеп ясаучылар бармак белән генә санарлык, диде алар. Ә чәй өстәле артында ифрат гыйбрәтле мөнәҗәтләр яңгырады. Мөнәҗәт әйтүчеләр арасында ир-атларның булуы аеруча сокландырды.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин үзенең изге эш-гамәлләре белән бар яктан да үрнәк булган Ильяс хәзрәткә һәм аның хәләл җефете Гөлнур Равил кызына, барлык ярдәмчеләренә, җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Римма Афандеевага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ислам мәдәни-агарту үзәгендә

“Ак калфак”лылар көннең икенче яртысында Димитровградтан Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгенә юл тотты. Заволжье районының нәкъ үзәгендә, күпкатлы йортлар уртасында Татар утарының балкып, нур сибеп, кабатланмас ямь өстәп утыруы, гөрләп эшләп торуы, өлкәннәрне дә, балаларны да үзенә җәлеп итүе кунакларны гаҗәпләндерде дә, сокландырды да, ак көнләшү белән көнләштерде дә. Милләтебез һәм динебез өчен җан атып йөрүче, яңа гына ачылган Ислам мәдәни-агарту үзәген тулы канлы тормыш белән яшәтүче Рафаэль Назмутдиновка, аның бердәм, дус-тату командасына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Шәһәр шартларында авыл тормышын чагылдырган шундый милли үзәкне фәкать тәвәккәл, батыр йөрәкле, иманлы, милләт җанлы кешеләр генә булдыра ала, диде гүзәл затлар.

Гөлшат Шарафутдинова җитәкчелегендәге “Ак калфак” кызлары кунакларны Ачык һавадагы музей, татар халкының тормыш-көнкүреш музейханәсе, мәхәллә белән таныштырдылар һәм “Кабак бәйрәме”нә чакырдылар. Алар кабак бәлеше әзерләү буенча мастер-класс та үткәрде. Соңыннан гүзәл затларны кабак бәлеше, мантый һәм хәтта кабат торты белән дә сыйладылар.

“Аккошым минем” спектакле

“Киндяковка” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче “Нур” татар халык театры артистлары кунакларга Әминә Яхина әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Аккошым минем” комедиясен күрсәтте. “Ак калфак” кызлары “Нур”лыларның чын сәнгать осталары булуларын, сәхнәдә “яшәүләрен” күреп сокландылар.

“Ак калфак” оешмасы лидеры Кадрия Идрисова спектакльдә бүген күпләрне борчыган проблема күтәрелүен ассызыклап үтте.

“Кызганычка, балалары өйләрен, фатирларын тартып алган әби-бабайлар саны картлар йортларында арта бара. Әлеге спектакль яшьләргә гыйбрәт булсын иде”,- диде ул.

Кадрия Рәис кызы театрның режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахованы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

“Искринка” балалар бакчасында

“Ак калфак”лыларны икенче көнне иртүк 20 нче “Искринка” балалар бакчасында көтәләр иде. Бакча каршында эшләп килүче “Әбиләр клубы” кунакларга “Кич утыру” йоласын күрсәтте. Дәү әниләр оныкларына милли уеннар өйрәтте, әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырды. Ә малайлар һәм кызлар “Һәрвакыт булсын кояш” җырын төрле телләрдә башкарып, кунак апаларын шаккатырдылар. Аннары балаларны җирдә эшләргә өйрәтү максатында, сыерчык оясы ясау, агач утырту буенча мастер-класслар үткәрелде.

Кадрия Рәис кызы балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинованың оештыру сәләтен югары бәяләде.

“Әлеге бакчаның уңышлы эшләү сере билгеле – җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр монда йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән тыгыз элемтәдә булып, кулга-кул тотынышып эшлиләр”,- диде ул.

“Сөмбелә” бәйрәме

“Ак калфак”лылар Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә ел саен уза торган “Сөмбелә” бәйрәмендә катнаштылар. Үзәк каршындагы мәйданда көзге уңыш ярминкәсе җәелеп киткән иде. “Бәхет” клубы җитәкчесе Алсу Низамутдинова  кунакларны самавыр чәе һәм милли ризыклар белән сыйлады. Ә мәдәни үзәк фойесында 17 нче китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина хатын-кызлар өчен файдалы заманча китаплар күргәзмәсе әзерләгән иде. Чардаклы районыннан актив җәмәгать эшлеклесе Наилә Потеева гүзәл затларны халкыбызның рухи мирасы – дини китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Засвияжье һәм Ульяновск районнары “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре Рузия Хәлимова белән Гөлфирә Алиякберова “Уңышбикә” курчагын ясау һәм дару үләннәрен дөрес итеп куллану буенча остаханәләр күрсәттеләр.

“Сөмбелә” бәйрәме “Хыял тамчылары” вокаль ансамбле һәм “Идел” бию төркеменең театральләштерелгән тамашасы белән дәвам итте. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина “Истәлеккә чиккән кулъяулык” өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясады һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Мәдәни үзәкнең “Урама” фольклор ансамбле чыгышы гүзәл затлар күңеленә хуш килде.

“Фольклор ансамбле менә шундый – киемнәре дә, җырлары да халыктан бөртекләп җыелган үрнәктә булырга тиеш”,- диде Кадрия Идрисова. Ул Татар мәдәният үзәге коллективының балалар белән актив эшләвенә соклануын белдерде.

Пленар утырыш

“Ак калфак”лыларны беренче булып өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

“Сембер җире татар дөньясына танылган шәхесләр – Зөһрә Акчурина, Асия Измайлова белән Хәдичә Шаммасованы биргән төбәк. Аларның эшен лаеклы рәвештә дәвам итүче гүзәл затларыбыз, “Ак калфак” оешмасы төзеп, милләтебез үсешенә зур өлеш кертәләр”,- диде ул.

Өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина гүзәл затлар тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Ул оешманың беренче рәисе Асия хаҗия Мөлековага бүген дә ярдәм итүе, киңәшләр бирүе өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аннары өлкә “Ак калфак” оешмасы белән Россия хатын-кызлар союзының Ульяновск төбәк бүлекчәсе арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Союзның җирле бүлекчәсе җитәкчесе, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина киләчәктә уртак чаралар уздырырга җыенулары турында белдерде.

Кадрия Идрисова Ульяновск өлкәсендәге ике көнлек эш сәфәренә нәтиҗә ясады.

“Сембер татар хатын-кызларының өлкә автономиясе канаты астында, бердәм команда булып эшләүләрен күреп сөендек. Мәчет-мәдрәсәләр, имамнар белән уртак тел табып яшәвегез дә күпләр өчен үрнәк, дөрес юлны сайлагансыз. Милләт өчен җан атып йөрүче гаиләләр дә шактый биредә.

Балалар бакчасында “Әбиләр клубы”ның эшен башка төбәкләр үзләренә өлге итеп алсыннар иде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Татар малае, татар кызчыгы” бәйгесендә Ульяновск өлкәсеннән катнашучылар булмавы аңлашылып бетми. Сездә конкурсантлар әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар – балалар бакчасы, мәдәният үзәге гөрләп эшли”,- диде Кадрия Рәис кызы.

Утырышта татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимовага – Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының Почет грамотасы, “Ак калфак”лылар Кәримә Алиуллина, Гөлшат Шарафутдинова, Гөлсинә Герасимова, Гөлнәфис Сәхәбетдинова, Илүсә Коломак, Римма Афандеева, Зәйтүнә Бирюкова, Иркинә Сайфутдинова, Мөнирә Джумаева, Мөнирә Мухаммедова, Гүзәл Гафарова белән Әлфия Ханяфиевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ерак юлны якын итеп килгән кунаклар Ленинның туган ягына соклануларын белдереп, кунакчыл Сембер мишәрләренә, әлеге чараны күпләргә үрнәк булырлык итеп оештыручыларга һәм барлык “Ак калфак”лыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*