tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли музеен Дөньякүләм татар теленнән белем бирү акциясенә кушыла
ТР Милли музеен Дөньякүләм татар теленнән белем бирү акциясенә кушыла

ТР Милли музеен Дөньякүләм татар теленнән белем бирү акциясенә кушыла

14 нче октябрь 12:00 Татарстан Республикасы Милли музеенда дөньякүләм татар теленнән «Яз» диктанты үтәчәк.

Шулай ук диктантта катнашкан һәркем “Рунадан яңалифкә кадәр”(рус телендә) квиз-экскурсиясендә катнаша ала. Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Адресы: Кремль урамы, 2 нче йорт

Белешмәләр өчен телефон: + 7 (843) 590-00-50

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*