tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты
Данис Шакиров татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты

Данис Шакиров татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул конференциягә җыелучыларны сәламләде.

-Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге янәдән Дәрдемәнд исемен татар дөньясына яшь буын вәкилләре аша таныттыра. Казан кооператив институтының җитәкчелегенә кушылган эш түгел бу. Әлеге эш – ул сезнең йөрәк һәм күңел эше. Минем сезгә рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез бүгенге көндә татар интеллигенциясен туплый торган татар мәдәнияте үзәгенә әверелеп барасыз, – диде Данис Шакиров.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев катнашты. Ул әлеге чараның мөһимлеген билгеләде. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы булдырган брендлары -“Татар мамык шәлләре”, “Татар мамык мендәрләре” проектлары белән таныштырды.

Конференция кысаларында  “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” IV республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска 50 дән артык хезмәт кабул ителгән. Конкурста катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Шулай ук татар телен яхшы белгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, милли җанлы, татар теле олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыга Дәрдемәнд премиясе бирелде. Премиягә Казанның “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл күптелле комплексы”ның 9 нчы сыйныф укучысы Әнвәр Хәертдинов лаек булды. Ул укытучысы белән бергә Төркиянең Мәрмәр университетына барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*