tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кырым Республикасы Башлыгы белән очрашты
Милли Шура рәисе Кырым Республикасы Башлыгы белән очрашты

Милли Шура рәисе Кырым Республикасы Башлыгы белән очрашты

Бүген, Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

-Кадерле дуслар, сезнең сәфәрегез белән файдаланып, Рөстәм Нургалиевичка һәм Татарстан Республикасы халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.Татарстан Республикасы һәрвакыт безнең янда булды. Сезгә зур хөрмәт белән карыйбыз. Бахчисарай районына ярдәм күрсәтүегез өчен сезнең алда баш иябез. Алга таба да хезмәттәшлекне бергә дәвам итик!, – диде Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов.

Үз чиратында Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм тыгыз программада вакыт табып очрашуга килгән өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Җитәкчеләр республикалар арасында икътисади һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Татарстан – Кырымның иң мөһим партнерларының берсе. Татарстан Республикасы Кырым Республикасы белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында төзегән төбәкләрнең беренчеләреннән булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*