tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңача «Мырау Батыр» мьюзиклын яңадан сәхнәдә күрергә була
Яңача «Мырау Батыр» мьюзиклын яңадан сәхнәдә күрергә була

Яңача «Мырау Батыр» мьюзиклын яңадан сәхнәдә күрергә була

Бала чакта ТНВ каналында барган “Мырау Батыр” мьюзыклын хәтерлисезме? Интернетта әле дә без яратып караган телевизон мьюзикланың  фрагментлары бар. Яңача куелган мьюзиклда элеккеге, балачак хатирәсе булып калган җырлар да, яңадан, спектакль өчен язылган җырлар да бар.

Әсәрнең сюжеты гына тулысы белән үзгәргән. Яңа куелышта, Мырау Батыр хужабикәсе Мәрьямьне коткаручы каһарман. Аның җилкәсендә кызыл плащ җилферди, кулында кылычы да бар. Иң гаҗәбе, яңача куелышта, ул тычкан халкы белән берләшеп урманда яшәүче кыргый җанварларга каршы көрәшә. Әсәрнең сюжетыннан мантыйк төшеп калган булса да, бизәлеше һәм куелышы ягыннан бик матур эшләнелгән. Залдагы балалар тын да алмый карап утырдылар. Мырау Батыр һәм Мәрьям өчен ихластан борчылганнары күренеп торды.

Бөтен сәхнәләрдә диярлек күз яван алган биюче балалар Казан”бию ансамбле балалар студиясе булып чыкты. Төп рольләрдә  танылган артистлар: Рафаэль Якупов, Гөлназ Гафурова, Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Сөмбел Билалова.

Чыганак: idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*