tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты
Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Симферополь шәһәрендә “Җәмигъ мәчет”е төзелеше эшләре белән танышты.

Шулай ук биредә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев, Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев бар иде.

Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак.  Мәчетнең гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар ак мәрмәр белән бизәләчәк.Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәдрәсә шулай ук әлеге  Җәмигъ мәчете комплексында урнашачак дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*