tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Мөфтие белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Мөфтие белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Мөфтие белән очрашты

Бүген,12 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Биредә Милли Шура рәисе Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы мөфтиен сәламләде һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына чыгарылган Коръән, истәлекле бүләкләр һәм китаплар бүләк итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов һәм  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Биредә Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәчетнең ачылышы киләсе елга планлаштырылган. Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак.

-Киләсе елның мартында Кырымның Россиягә кушылуының 10 еллыгы. Әлеге ачылыш юбилей өчен иң зур бүләкләрнең берсе булачак, – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев. Шулай ук Милли Шура рәисе хәзерге вәзгыятьтә Ислам илләре белән Россия күләмендә һәм аерым алганда Татарстанның мөнәсәбәтләре турында аңлатты. Казан саммитның дәрәҗәсе арта баруына басым ясады. Васил Шәйхразыев киләсе елда узачак чираттагы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында һәм “Изге Болгар Җыены”нда катнашырга чакырды.

Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев тыгыз программада вакыт табып очрашуга килгән өчен рәхмәтләрен җиткерде, үзара мөнәсәбәтләрнең әһәмиятенә басым ясап республика җитәкчелегенә һәм Татарстан халкына сәламнәрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*