tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена
Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена

Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена

Казан хореография училищесы композитор Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетын куярга әзерләнә.

«Нинель Юлтыева училище репертуарында татар спектакле булуын тели иде – ул булачак. Хәзер аның буенча эш бара. Тиздән сезне премьерага да чакыра алырбыз», – диде Нинель Юлтыевага истәлек тактасы ачылу тантанасында училище директоры Татьяна Шахнина.

Заһид Хәбибуллинның балалар балеты төрле редакцияләрдә «Сихерләнгән малай» һәм «Раушан» исемнәрен йөртә. «Раушан» балеты 1961 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела һәм Раушан партиясен Нинель Юлтыева башкара. 1974 елда яңа редакциядә «Сихерләнгән малай» исемен ала.

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*