tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт!
Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт!

Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт!

Бүген, 12 октябрьдә, күренекле дин эшлеклесе, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең туган көне.

Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Динебез исламны саклауда, аны яшь буынга җиткерүдә Сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур. Советлар чорында ук СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтен җитәкли башлап, соңыннан Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе булып сайлануыгыз һәм шул дәрәҗәле вазыйфагызда 4 дистә елдан артык хезмәт итүегез – Сезнең белемегез һәм иманыгыз ныклыгының мөһим күрсәткече.

Бүгенге көндә илебездәге иң абруйлы татар мөселман дин эшлеклеләренең берсе булуыгыз, күп кенә атаклы шәкертләрегезнең остазы булып торугыз Сезнең шәхесегезгә карата аеруча зур ихтирам өсти.

Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт! Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Тагын озак еллар дәвамында татар халкына, динебез исламга хезмәт итүегезне телибез.

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                     В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*