Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев 20-21 нче апрельдә эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Бүген ул Татар мәдәният үзәгендә булып, биредә татарлар алып барган эшчәнлек белән танышачак.
Татар мәдәният үзәге узган ел ачылган иде. Монда заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе, төрле түгәрәкләр эшли.