tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Камал театры каршысында узачак
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Камал театры каршысында узачак

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Камал театры каршысында узачак

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быел үткәрү урыны үзгәрә. Акция Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршында узачак.

«Метро янында уздырырга ярамый дигән яңа таләпләр барлыкка килгән. Ул очракта я метроны ябарга, я бөтенләй үткәрмәскә кирәк булып чыга. Шуңа күрә Камал театры каршындагы мәйданны сайладык», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең алып баручысы Ләйлә Лерон.

Аның әйтүенчә, акция, гомумән, төрле җирдә уздырылган булган. «Башта Университет урамында, аннан соң Бауман урамының төрле урыннарында үткәрелгән. Хәзер яңа мәйданчык сайларга булдык, чөнки кеше елдан-ел арта. Камал театры каршында кеше күбрәк сыя. Халыкны җыеп булырмы – карарбыз», – диде ул.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел берничә чарадан тора дип язган идек. Акция кысасында «Qazan Quest» квест-уены узачак, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак, яшь татар шагыйрьләре һәм җанлы музыка конкурсы булачак. Акция 23 апрельдә Чаллы шәһәрендә дә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатьтә кадәр Чаллы театры бинасында үтәчәк.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә быел өстенлек яшь талантлы музыкантларга гына түгел, ә шагыйрьләргә дә биреләчәк. Моның өчен яшь татар авторлары арасында шигъри конкурс игълан ителгән. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә билгеле булачак. Алар «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында шигырьләрен сөйләячәк

Казандагы гала-концерт 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә булачак. Гала-концертны Илгиз Шәйхразиев һәм Ләйлә Лерон алып бара. «Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Сәхнәдә Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab, Shanu, Ике яр, Мингазов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертның махсус кунаклары – режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*