tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербурның Җәмигъ мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербурның Җәмигъ мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербурның Җәмигъ мәчетендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр кысаларында, Төньяк башкаладагы Җәмигъ мәчетендә булды.

Санкт-Петербургтагы Җәмигъ мәчете – Көнчыгыш дини архитектура шедевры һәм Төньяк башкаланың иң матур корылмаларының берсе. Милли Шура рәисе биредә дини оешма эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук мәчеттә Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе узды. Аны Санкт-Петербург шәһәре һәм Төньяк-Көнбатыш төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев оештырды.

Санкт-Петербург шәһәрендәге гыйбадәт йортына нигез 1910 нчы елда салына. Җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче, төп оештыручыларның берсе – танылган мәгърифәтче Габдулла Баязитов. Ул 1881 елда Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән, Россия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда рәсми рәвештә мәчет төзү өчен ил буенча акча җыю хәрәкәтен башлап җибәрергә рөхсәт алына. 1910 елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*