28-30 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы үтәчәк. Бүген чарада катнашучылар Татарстан башкаласында җыела башлады.
Милли шура утырышында катнашачак вәкилләр бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар халкы үсеше” стратегиясенә багышланган утырышта катнашачак.
Шулай ук программа кысаларында Милли шура утырышында катнашучылар өчен семинар-киңәшмә оештырыла, пленар утырыш узачак.