Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен субсидияләр бирү тәртибе расланды
Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен субсидияләр бирү тәртибе расланды

Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен субсидияләр бирү тәртибе расланды

Татарстан Хөкүмәте Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен Татарстанның коммерцияле югары уку йортларына субсидияләр бирү тәртибен раслады.
Финанслар татар телен, милли мәдәниятне, халык педагогикасын укыту буенча кадрлар әзерләүгә юнәлдерелә. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

“Татарстан бюджетыннан Кытай халык республикасы татар диаспорасы вәкилләрен укыту белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү Тәртибен расларга”, – диелгән документ текстында.
Карардан күренгәнчә, субсидияләр бакалавриат, магистратура, фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча укыту алып баручы дәүләтнеке булмаган оешмаларга бүленәчәк. Мәҗбүри шарт – мәгариф оешмасы Татарстанда урнашкан булырга тиеш.
“Субсидия алучы татар теле, мәгариф, фән, милли мәдәният, тарихи мирас, халык педагогикасы, демография үсеше өлкәсендә программаларны тормышка ашыруда тәҗрибәгә ия булырга тиеш”, – дип ачыкланган документ текстында.

Кытайда татар диаспорасында биш меңләп кеше бар. Аларның якынча алганда яртысы автономлы Синцзян-Уйгыр районында яши.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*