tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреаль татарларының хоккей матчында капкаларны канадалылар саклаган
Монреаль татарларының хоккей матчында капкаларны канадалылар саклаган

Монреаль татарларының хоккей матчында капкаларны канадалылар саклаган

Канада татарлары хоккей буенча матч уздырган. Анда канадалылар да катнашкан. Монреаль татарлары активисты Әлимә Салахетдинова “Татар-информ”га шул хакта хәбәр итә.

Өченче тапкыр оештырылган уенда ике команда: “Ак барс” һәм “Яшел барс” ярышкан. Аларны тамаша кылырга Монреаль, Торонто, Ванкувер, Каламбус, Вашингтон калаларыннан һәм Казаннан кунак Дамир Сафин килгән. Матчта 20 уенчы һәм 60лап тамашачы булган.

Уен Татарстан гимны белән ачылган. Шулай ук җирле фигуралы шуу остасы Белла Галиуллина бозда бию башкарган. Балалар исә Татарстан, Квебек, Канада һәм АКШ флагларын алып чыккан.

Уенчылар арасында профессиональ хоккейчы Евгений Нурисламов, Юрий Ушаков, Игорь Чиняев та катнашкан. Кунаклар арасында “Ак барс” хоккей командасы уенчылары имзалаган свитер, Монреаль Кэнэдиенс уенчыларыннан футболка лотореяда уйнатылган.

“Фотога төшү зонасы, татар милли ризыклары, “Ак барс” хоккей командасы сувенирлары – барысы да канадалыларда зур кызыксыну уятты. Матч хөкемдары уенчыларга татар, рус һәм инглиз телләрендә бәя бирде”, – диде Канададан милләттәшебез.

Уенда да татарлардан тыш, канадалылар Марко Ренье һәм Валтер Рандаззо, капкачылар Мэтью Дандюран һәм Жан-Франсуа Карретт ярышкан. Быел “Яшел барс” командасы 8:5 исәбе белән җиңү яулаган.

 

Лилия Локманова-Хәсәнова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*