Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән җиһазландырылган татар теле сыйныфын карады. Шулай ук Васил Шәйхразыев мәктәпкә китаплар һәм күренекле татар шәхесләренең сурәтләре төшерелгән китап плакатлар бүләк итте.